Газета Минбар Ислама
Энциклопедический словарь
Время намазов на сегодня

Дини практиканың рухи өлеше

Бүгенге көндә кайбер мөселман кардәшләребезнең үз-үзләрен тотышларына күз салсак – аптырап калырсың бит. Аллаһ йортында бер сафка басып бергә намаз укыганда үзләрен бер төрле тотсалар, Аллаһ йортыннан чыккач исә, башкача тоталар. Мәчеттә игелекле, көчле иманлы, тәкъвалы күренсәләр, мәчет бинасыннан тыш исә, авызларына тәмәке дә кабырга булдылар, бозык сүзләр дә сөйлиләр, гомүмән мөселман кешесенә хас булмаган кылышмышларны кылырга булдыралар. Мөселман кешесенә килешмәгән ошбу күренешнең сәбәбе нәрсәдә соң?

Сәбәбенә килгәндә, галимнәр сәбәбен дини практиканың рухи өлешен аңламауда, аның тәмен вә файдасын сизмәүдә дип күрәләр. Аларның сүзе буенча намаз уку, Коръән уку, ураза тоту, зәкәт сәдакасын түләү, зекер әйтү кебек дини практиканың ике өлеше бар: тышкы (физик) өлеше һәм эчке (рухи) өлеше бар.  

Тышкы һәм эчке өлеш, яисә башкача әйткәндә, физик һәм рухи өлеш нәрсә соң ул? Тышкы өлеш ул – намаз укыганда рөкугъ кылу, сәҗдә кылу, басып тору, утырып тору; ураза тотканда кояш чыкканнан алып кояш батканчыга кадәр ризыктан тыюлы; зәкәт, гошер сәдакасын биргәндә “кесәдән” акчаны чыгарып мохтаҗларга тапшыру; Коръәнне кычкырып тавыш белән уку кебек физик хәрәкәтләрдер. Болар барысыда дини практиканың тышкы күренеше, физик өлеше. Ә эчке өлешкә килгәндә – Коръәнне укыганда кыраәт кылынган аятнең мәгънәсен төшенеп аны тормышта файдаланып яшәешебезне җайлау; зәкәт сәдакасын мохтаҗларга тапшырып калебтә урын алган саранлыктан арыну, мохтаҗларның хәлен аңлау, мин-минлектән арынып гомүмән тирә-юньдәге халыкны күрә белү; ураза вакытында ризыктан тыелганда үз-үзебезне киләчәктә сабырлык белән контрольда тотырга өйрәнүдер. Болар барысы да дини практиканың рухи өлешедер.

Әйтергә кирәк, мөселман дөньясында дини практика ул ниндидер бер йола (ритуал) итеп кенә таныла, ягъни аның физик өлеше генә искә тотыла. Мәсәлән Коръән укуны алсак: Коръәнне кубрәк кыраәт китабы итеп кенә кулланабыз, аны әрвахларны искә алганда укыла торган китап итеп кулланабыз; Ә бит Коръән китабы ул башыннан ахырына хәтле хәтем кылына торган китап кына түгел, ә бәлки Иләһи китаптыр, ул безнең өчен куллану буенча инструкция китабы; ягъни аны укып кыраәт кылынган аятләрне гамәлдә кулланып, булган сорауларга җавап табып яшәешебезне җайландыру китабы. Намазны мисал итеп алсак – намазны без укыйбыз, Аллаһка шөкер, ләкин безнең өчен ул күбрәк “гимнастика” гына. Тәүлек дәверендә биш вакыт физик күнегүләр ясау кебек ул безнең өчен. Кайчан намазның төп максаты Үркәкүч сүрәсенең 45 аятендә:

إِنَّ الصَّلَاةَ تَنْهَى عَنِ الْفَحْشَاء وَالْمُنكَرِ

“Дөреслектә намаз – фәхеш һәм тыелган гамәлләрдән саклый...” – дип ачыклана.

Ягъни намаз укыганнан соң мөселман кешесе гөнаһ кылмас, чөнки намаздан намазга кадәр адәм баласы Аллаһ барын, Ул аны күргәнен онытмас. Намаз укыган саен мөселман кешесе Аллаһның бар икәнен, хәрәм белән хәләл бер түгеллеген, кылган гамәлләр өчен җавап тотырга кирәк булганын искә төшереп торыр, шуңа гөнаһ кылудан сакланыр. Менә кая намазның рухи өлеше.

Кыскасы, дини практиканың тышкы өлешен эчке өлешеннән аердык, физик өлешен рухи өлеше белән бергә файдаланмыйбыз. Әлбәттә, рухи өлешен аңламагач, файдайсын сизмәгәч намазны, Коръәнне һәм башка гамәл-гыйбадәтләрне калдырырга кирәк дигән сүз түгел бу. Дини практиканы һичшиксез үтәү кирәкле. Ничек кенә үтәсәк тә әҗер-савабыннан мәхрүм калмабыз, Аллаһ теләсә. Галимнәр дини практиканың өч төрле баскычын ачыклап утәләр:

Беренчесе – гамәл-гыйбадәтләрне үти адәм баласы, ләкин уй-фикер йөртми. Мәсәлән Коръәнне Әл-Фәтихә сүрәсеннән алып Ән-Нәс сүрәсенә хәтле укый, хәтта бер тапкыр гына да түгел, ләкин тормышына кертми аны, нәрсә язылган икән дип уйламый, фикерләргә ашкынмый. Моның өчен әҗер-савабын ала ул, ләкин рухи халәте үзгәрми.

Икенчесе – гамәл гыйбадәтләрнең физик өлешен үтәми, яисә җиренә җиткереп үтәми, ләкин төшенә. Мәсәлән Аллаһның изге китабын кычкырып тавыш белән укымый (хәрәкәт юк), ләкин Коръәнне ачып аятләргә күз салып нәрсә язганын аңларга тырышып гамәлендә чагылдыра. Бусы аның рухи өлешен үзгәртәдер.

Өченсесе – иң яхшысы. Ул да булса, гамәл-гыйбадәтләрне җиренә җиткереп үтәргә тырышу белән бер рәттән аларны аңларга тырыша, тормышына кертергә тырыша. Бу очракта әҗер-савабы да булыр, рухи өлеше дә хәсән якка үзгәрер.

Мөселман дөньясында, кызганыч ки, шактый дин кардәшләребез дини практиканы үтәсә дә рухи халәтләре үзгәрми. Шуңа алар Аллаһ йортында бер халәттә булсалар мәчеттән тыш башка халәттә булалар. Аллаһ Раббыбыз гамәл-гыйбадәтләребезнең физик өлеше белән бер рәттән рухи өлешен дә аңлап файдасына ирешергә насыйп әйләсә иде.

 

Рәмис хәзрәт Сиразев

Написать комментарий:





Комментарии:

Пока нет комментариев

Ваш вопрос имаму-мухтасибу
* Ф.И.О.:
* E-mail:
Ваш телефон:
Вопрос: