Газета Минбар Ислама
Энциклопедический словарь
Время намазов на сегодня

Милость Всевышнего: путевые заметки аксакала Уральского Мухтасибата о Хадже 2025

Милость Всевышнего: путевые заметки
аксакала Уральского Мухтасибатао Хадже 2025

«Динебезнең бер терәге булган хаҗ гыйбадәтен үтәр өчен Р.Ф. Диния нәзарәте, мөфти Равил Гайнетдин фатихасы белән, меценат Сөләйман Кәримов ярдәме белән Свердловск өлкәссе Урал мөтәсибәтеннән 33 кеше изге хаҗ юлына 28 -че майда самолет белән Мәскәү шәһәреннән юлга чыктык.

Бу бик сөенечле һәм шул ук вакытта гаять җаваплы эш. Безнең бу 33 кешелек төркемдә күпчелеге татарлар булып чыктык. Бик күп кешеләр белән аралаштык. Аларның да һәрберсенең үз язмышы, махсус хәрби операциядә катнашкан һәм һәлак булган салдатларның туганнары, ата-аналары безнең арада күпчелекне тәшкил иттеләр.

Юл ерак. Мәскәүдән – Кувейтка, Кувейттан Җиддәгә очтык. 7 сәгать автобуста рхуланып, шатланып Мәдинә шәһәренә барып җиттеккәннебезне сизмидә калдык.

Безне Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мәчетеннән ерак түгел бер кунакханага урнаштырдылар. Икке көн без Мәдинәдә булдык, пәйгамбәребез мәчетенә намазга йөредек һәм аның кабере кырына барып догалар укыдык. Кунакханадә дүрт татар- бер бүлмәдә яшәдек.

Арабызда имам-мөхтәсиб Артур хәзрәт Мөхетдинов булыуына бик шатландык. Чөнки ул икенче тапкыр хаҗ юлында булганлыктан барсында белә һәм безне гел өйрәтеп ярдәм итеп йөреде. Кибетләрдә, транспортларда гарәпләр белән җиңел аралашты.

Мәдинә белән хушлашыр алдыннан без ирләр госел алып ихрамлы булдык. Ирләр өчен ихрам- мул гына ике кисәктәнторган ак тукыма: аның берсе иңбаш аша тәнгә салына, икенчесе итәк сымак итеп билгә чорнадык. Шул ике тукымадан башка тәнгә бер нәрсәдә киенми. Шулай итеп без Таматтуга әзер булдык. Ихрам ул кәфенлеккә охшаш.

Без шулай итеп, бер айга бу дөньядан аерылдык. Исемебез югалды, нинди дәрәҗәдә булсабызда да, ул мөһим түгел, хәтта патша булса да, гарәпләр безгә ХАҖИ дип эндәштеләр.

Ихрам – хәрәм сүзеннән алынган, безгә кием дә, дәрәҗә дә, башкасы да хәрәм. Әлбәттә тәүдә ӨМРӘНЕ (умраны) үтәбез, соңнан ХАҖ. Нияттән соң, “Тәлбия”не бар автобустагы халык кычкырып бергә укып Мәккә урамнары аша Кәгъбәтуллага табан юнәлдек. Хаҗиларның нурлы йөзләрендә шатлык һәм куанычларын күргәннән соң, "бөтен дөнья ләззәтенең олы дәрәҗәсе шунда" - дип уйлыйсаң. Кәгъбә - куб рәвешендәге бина. Хаҗ һәм өмрә йолалары буенча Кәгъбәтулланы җиде әйләндек һәм Сафа вә мәрвә калкулыклары арасын тагында җиде тапкыр үттек. Мәккәдәге кунакханага кайтып ( андада без 5 татар бергә яшәдек) зур хаҗга әзерлек башладык һәм икенче көн Минага килдек.

Минада дөнъяда иң зур булган палаткалы лагерьга урынлаштык. Мина шундый урын икән, шайтанга таш ата торган һәм крбан чала торган җир. Без барыбызда юлда килгән чакта корбанга берәр сарыклык акча җыеп биргән идек. Гарәфәт тавында булырга язды. Гарәфәт тавында бар хаҗиларда "Җәбәли Рәхмәткә карап догалар кылдылар иң төп догаларыбыз, үзебезгә һәм туганнарыбызга, шулай ук хәрби операциядәге егетләребезнең исән-сау кайтуына, илләр тынычлануга багышладык. Шул көнне үк Мөздәлифәгә юнәлдек . Анда шайтаннарга бәрергә ташлар җыйдык. Барсында үтәп беткәч без ирләр чәчләрне кырып ихрамнан чыктык. Шулай итеп зур хаҗ тамамланды.

Минем әллә кәүдәм авыр булганлыктан, әллә төрле хроник чирләрем аркасында хаҗ кылыу бик җиңел булмады. Шулайда барсында үтәргә тырыштым. Рәхмәт минем кырымда булган үзебезнең имамнарыбыз- Рафан һәм Рәсим хәзрәтләргә, Рәфис әфәндегә - ул соңгы таш атуда минем өчен дә башкарды. Артур хәзрәтне әйтәседә юк. Ул һәр чак хәлемне сорап гел ярдәм итеп кенә торды. Әлбәттә мин бәхетлемен һәм шатмын шундый зур хаҗда катнаша алганым өчен.

Зур РӘХМӘТ Р.Ф. Диния нәзарәте, мөфти Равил Гайнетдингә, меценат Сөләйман Кәримовка һәм безнең Урал мөхтәсибәтенең җитәкчесе Артур хәзрәр Мөхөтдиновка.

Написать комментарий:





Комментарии:

Пока нет комментариев

Ваш вопрос имаму-мухтасибу
* Ф.И.О.:
* E-mail:
Ваш телефон:
Вопрос: