Газета Минбар Ислама
Энциклопедический словарь
Время намазов на сегодня

НИШЛӘП ДОГАЛАР КАБУЛ БУЛМЫЙ?

وَإِذَا سَأَلَكَ عِبَادِي عَنِّي فَإِنِّي قَرِيبٌ أُجِيبُ دَعْوَةَ الدَّاعِ إِذَا دَعَانِ

Әгәр синнән Минем турында (Аллаһ турында) сорасалар, әйт аларга: “Дөреслектә Мин (Аллаһ) якынмын. Догачы миннән дога кылып сораса, һичшиксез Мин аңа җавап бирермен” -дип. (Әл-Бәкара, 186 аят)

وَقَالَ رَبُّكُمُ ادْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُمْ

Ул, Аллаһ, әйтте: “Сорагыз Миннән, һәм Мин сезгә җавап бирәчәкмен”. (Әл-Гафир, 60 аят)

Нишләп кылган догалар кабул булмый? – дигән сорауны мөселманнар арасында еш кына ишетергә туры килә. Үз телемдә дә сорап карыйм, гарәп телендә дә тел вата-вата сорап карыйм, ләкин барыбер җавап юк дип сүз кузгатучылар аз түгел.

Ошбу сорау бүген дә бирелә, иртәгә дә биреләчәк. Ошбу сорау инде ун гасырдан да артыграк бирелә. Иң беренче тапкыр “Ник догаларыбыз кабул булмый? – дип ислам дөньясында бөек шәхесләрнең берсе Ибраһим бине Әдһәм исемле галимгә 13-14 гасыр элек бирелә.

Догаларыбызның кабул булмавына килгәндә – сәбәпләре күп икән. Ибраһим бине Әдһәмнән мөселманнар: “Әй Әбу Исхак! Без Аллаһтан үз хаҗәтләребезне үтенеп, ялварып сорыйбыз, ләкин шулай да догаларыбызга җавап юк. Нишләп алай икән?” – дип сорагач, Ибраһим бине Әдһәм хәзрәтләре: “Чөнки сезнең калебләрегез ун сәбәп аркасында һәлак булган” – дип җавап кайтарып сәбәпләрен ачыклый. Бүгенге галимнәр исә шул ун сәбәптән тыш башка сәбәпләрен дә искәртә. Тик, ошбу вәгаземдә бүгенге көндә иң актуаль сәбәпләрнең өчесен генә карап китербез.

Догаларның кабул булмавының беренче сәбәбе ул - ялкаулык. Ягъни, дога кылганнан соң тик ятырга яратабыз без. Мәсәлән: “Әй Аллаһым, гаиләмдә тынычлык урнаштыр” – дип дога кылгач, үзебез гаиләдә тынычлык урнашсынга көчебезне сарыф итмибез. Йә булмаса: “Әй Аллаһым, байлыгымны арттыр” – дип сорыйбыз икән, нәкъ шулай ук, хәләл малыбыз артсынга үзебез тырышлык куймыйбыз. Ишеккә “Аллаһтан тынычлык, байлык китердек” – дип шакып килгәннәрен көтәбез мени. Аллаһтан теге яисә бу хаҗәтебезне сорыйбыз, хыялланабыз икән иң элек үзебез шушы хыялыбызга табан адым ясарга тиешбез. Беркайчанда ишеккә шакып “акча китердек сиңа” - дип әйтүче булмас ул. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә:

 

إِنَّ اللّهَ لاَ يُغَيِّرُ مَا بِقَوْمٍ حَتَّى يُغَيِّرُواْ مَا بِأَنْفُسِهِمْ

 

Дөреслектә Аллаһ халыкның хәлен - алар үз-үзләренең хәлләрен үзгәрткәнчегә кадәр үзгәртмәс. (Әр-Рагд, 11 аят)

Шуңа күрә татар халкы әйтмешли: “Алма пеш, авызга төш” – дип кенә догалар кылдым да бетте китте түгел шул, алай җавап булмас. Дога кылдың икән көч-күәтеңне куй, тырыш. Тырышсаң Аллаһның ярдәме дә, җавабы да булыр.

 

وَمَن جَاهَدَ فَإِنَّمَا يُجَاهِدُ لِنَفْسِهِ

 

Кем дә кем эшләрендә тырышса, көч-күәтен сарыф итсә – ул үзе өчен тырыша (нәтиҗәсе үзенә). (Әл-Гәнкәбүт, 6 аят)

 

Икенче сәбәп – ул хәрам ризык белән туклану. Көндәлек авыз иткән ризыгыбыз догаларыбыз кабул булмауга сәбәп була икән!

 

ذَكَرَ الرَّجُلَ يُطِيلُ السَّفَرَ أَشْعَثَ أَغْبَرَ يَمُدُّ يَدَيْهِ إِلَى السَّمَاءِ : يَا رَبِّ يَا رَبِّ، وَمَطْعَمُهُ حَرَامٌ، وَمَشْرَبُهُ حَرَامٌ، وَمَلْبَسُهُ حَرَامٌ، وَغُذِيَ بِالْحَرَامِ، فَأَنَّى يُسْتَجَابُ لِذَلِكَ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын) бер ир кешене мисал итеп: “Чәчләре тузган, пычранган бер кеше чүлдә озак вакыт йөри торып аптырагач кулларын күккә күтәреп: “Әй Раббым, Әй Раббым” – дип дога кыла. Ләкин аның ашаган ризыгы хәрам, эчкән сулары хәрам, кигән киемнәре дә хәрам, ул бөтенләй хәрам белән тукланган! Ничек итеп аңа җавап булсын” – дип әйткән. (Мөслим, 1015)

Ә нәрсә соң хәрам ризык? Беренчедән ул дуңгыз ите, Аллаһ исеме белән чалынмаган хайван ите, урлаган малга сатып алынган ризыклар һәм исерткеч эчемлекләр кебек Коръәндә һәм сөннәттә ачыкланган хәрам ризыклар. Икенчедән ул кешенең тәненә, сәламәтлегенә зыян китергән ризыклардыр.

Хәрам ризык чиста ризык түгел бит ул хакыйкатьтә. Шуңа адәм баласы хәрам ризык белән туклана икән аның организмы да пычрана. Ә пычрак тәнле кешенең догасын Аллаһ Раббыбыз кабул итми шул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын) әйткән:

 

أَيُّهَا النَّاسُ، إِنَّ اللَّهَ طَيِّبٌ لَا يَقْبَلُ إِلَّا طَيِّبًا

 

“Әй кешеләр! Дөреслектә Аллаһ пакь һәм пакьтан башканы кабул итми” – дип. (Мөслим, 1015)

 

Шуңа күрә догаларыбыз кабул булуын телисез икән – хәрам ризыклардан сакланыйк.

 

Өченче сәбәп ул – сораган әйбернең безгә зыянлы булуы. Әйе, без бәлки хаҗәтебезнең зыянын сизмибездер, киресенчә файдалы дип уйлый торганбыздыр, ләкин ул без зыянлы. Ягъни, без Аллаһ Раббыбыздан ялварып, үтенеп сораган хаҗәтебезнең үз-үзебезгә, йә булмаса якын кешеләребезгә теге яисә бу яктан зыянлы булуы. Мәсәлән байлык. Дога кылып хәләл мал, байлык сорау әлбәттә ярамый түгел. Сорарга кирәк, ансыз булмый. Тик менә кемгәдер ул байлык файдалы ә кемгәдер киресенчә. Ягъни, кемдер байлыгы була торып халыкка, динебезгә ярдәм йөзеннән зәкәтен, садакасын биреп кешелек сыйфатын күрсәтә, ә кемдер киресенчә баеган саен саранлана, күңеле таштай ката, якыннарыннан баш тарта. Ә Аллаһ Раббыбыз адәм баласына начарлык теләми, киресенчә яхшылык, җиңеллек кенә тели. Коръән Кәримдә:

 

يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلَا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ

 

“Аллаһ сезнең өчен авырлык теләми, киресенчә җиңеллек кенә тели”. (Әл-Бәкара, 286)

 

Югарыдагы сүзләр, әлбәттә, барыбер кабул булмый догаларым дип догадан баш тартырга кирәк дигән сүз түгел. Юк. Догаларны кылырга кирәк, ансыз булмый. Хаҗәтегез үтәлмәсә дә Аллаһны “Әй Аллаһым”- дип искә төшереп дога кылганыгыз өчен иң кимендә  әҗер-савапларга ирешерсез.

 

Рәмис хәзрәт Сираҗи.

Написать комментарий:





Комментарии:

Пока нет комментариев

Ваш вопрос имаму-мухтасибу
* Ф.И.О.:
* E-mail:
Ваш телефон:
Вопрос: