Газета Минбар Ислама
Энциклопедический словарь
Время намазов на сегодня

Нәрсә ул иман?

ليس الإيمان بالتمني ولا بالتحلي، إنّما الإيمان ما وقر في القلب وصدّقه العمل
“Иман ул хыял-теләк түгел, ул бизәнү әйбере дә түгел. Иман ул калебтә тамырланып гамәлләр илә исбатланган хистер” (Хәсән Әл-Бәсри)
Нәрсә ул иман? Кем ул иманлы кеше? Кем ул мөселман? – дигән сорауларга төрле җаваплар ишетергә туры килә. Берәүләре милләтләренә игътибар ясап: “Без татарлар – димәк без мөселманнар” – диләр. Икенчеләре әби-бабаларына сылтап: “Минем бабам авылда мулла булган, минем өчен догалар кылган – димәк мин иманлы кеше” – ди. Башкалары башларында булган түбәтәйләренә, муеннарындагы айларына, бөтиләренә төртеп “Мин Аллаһка ышанам” – дип әйтәләр. Күпме кеше – шулкадәр фикер дигәндәй.
Тик шуны аңлагыз, мөхтәрәм дин кардәшләрем! Милләт - кешенең иманы бары-югына күрсәтми шул. Мәсәлән бар татарлар, алар татар, ләкин алар насаралар. Синең бабаң мулла булган белән синең калебеңдә иман нуры бар дигән сүз түгел шул. Ислам тарихында бихисап мисаллар китерергә мөмкин бу хакта. Мәсәлән Ибраһим (аңа Аллаһның сәләме булсын) тарихын алыйк. Мәгълум булганча Ибраһимның (аңа Аллаһның сәләме булсын) атасы Азар потлар, сынымнар ясаучылардан булды. Ибраһим (аңа Аллаһның сәләме булсын) ул бөек пәйгамбәрләрнең берсе, Аллаһ Раббыбызның дусты, ә әтисе потлар ясый, кәфер булды. Түбәтәйгә килгәндә бер җырда килгәнчә “түбәйтәй кидем дә мулла булдым” түгел әле шул.
14 гасыр элек бөек галим Хәсән Әл-Бәсри әйткәнчә: “Иман – ул хыял-теләк кенә түгел, ул бизәнү әйбере дә түгел” – ягъни иман ул, мин мөселман, Аллаһка үземчә ышанам дип кенә сөйләнеп йөрү түгел. Шулай ук тышкы кыяфәт белән башка түбәтәй киеп мөселманча киенеп йөрү дә түгел. Иман ул синең йөрәгеңдә, калебеңдә тамырланган хис. Ул синең күңелеңдә хаталанганда һәм изгелек кылганда “хәрәкәтләнеп” торган хис. Ләкин ул күңелдә генә, шкатулкада алтын-көмешләрне яшереп, саклап торган кебек, сакланып, яшеренеп торырга тиеш түгел. Бәйрәмнәргә, кунакларга әллә нигә бер шкатулканы ачып алтын-көмешләрне таккан кебек – иман да Коръән ашларын үткәргәндә генә, әллә нигә бер генә чагылырга тиеш түгел, ул һәрдаим күренеп торырга тиеш.
Сүзләремне ачыклап шундый бер мисал китерәм:
Кешенең күңелендә бар ярату, сөю хисе. Менә әни кеше үзенең сабыен яратам ди. Ә ничек соң ул ярата сабыен? Ничек ачыклана ул? Әни кешенең сабыена карата булган мөнәсәбәте белән ачыклана ярату хисе. Әни кеше сабыена әйткән матур сүзләре, аны ашатып, киендереп торуы, аны тәрбияләп торуы белән ачыклана. Шулай ук бала да әнисенә бүләк биреп, матур сүзләр әйтеп, ярдәм кулын сузып күрсәтеп тора. Күңелемдә үзенчә яратам дип әйтми бит, юк, күрсәтеп, ачыклап тора. Бит, әгәр бала әнисенә ярату хисен күрсәтмичә буләген бирмәсә, матур сүзләрен әйтмәсә, ярдәм кулын сузмаса – әни кеше “балам минем яратмый икән” – дип уйлый. Бигрәк тә ир кеше үзенең хәләл җефетенә бүләк бирмәсә - хатын-кыз “яратмыйсың син мине” – дип тавыш чыгаруы ихтимал. Нәкъ шулай ук иман да. Әгәр ул гамәлдә, сүзләрдә чагылмый икән – ул юк дигән сүз.
Шуңа күрә, мөселман кардәшем! Синең күңелдә иман бар икән – ул синең тышкы кыяфәтеңдә чагылырга тиеш. Үзеңне мөселман дип саныйсың икән – иманың синең эшләреңдә, холкыңда, сүзләреңдә күренергә тиеш. Алтын - көмешләрне шкатулкада саклап, яшереп торган кебек иманыңны күңелеңдә генә саклап торма. Чагылсын ул эш-гамәлләреңдә.

Рәмис хәзрәт Сираҗи 

Написать комментарий:





Комментарии:

Пока нет комментариев

Ваш вопрос имаму-мухтасибу
* Ф.И.О.:
* E-mail:
Ваш телефон:
Вопрос: