Газета Минбар Ислама
Энциклопедический словарь
Время намазов на сегодня

Нәрсә ул тәүбә?

Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: 
.... барыгыз да Аллаһтан тәүбә сорагыз, бәлки котылырсыз. (Коръән Кәрим, Ән-Нур сүрәсе, 31нче аят). 
Әй иман китерүчеләр, Аллаһтан дөрес итеп тәүбә сорагыз. (Коръән Кәрим, Әт-Тәхрим сүрәсе, 8нче аят). 

Аллаһ Раббыбыз бу дөньяны бик күркәм, сокланырлык матур итеп бар иткән. Төрле пейзаж, төрле үсемлекләр, хайваннарны “халык” кылган. Кая карама сокланырлык матур табигать. Ләкин дөнья нинди генә матур булмасын – ул кимчелекле, ул идеаль түгел. Бер җире матур, гаҗәеп булса икенче җире куркыныч булырга мөмкин. Адәм баласы да Коръәндә Әт-Тин сүрәсенең 4нче аятендә “кеше иң яхшы, куркәм кыяфәттә бар ителгән” диелгән булса да – ул идеаль зат түгел. Аның зәгыфь яклары да бар. Мәсәлән: ул ара, авыру-чирләргә дучар була, онытучан. Адәм баласы ничек кенә дөрес итеп яшәргә тырышмасын – ул барыбыр теге яисә бу вакытта ялгышырга, хаталанырга мөмкин. Һәм әйтергә кирәк бу гадәти хәл. Ялгышмыйча яшәргә мөмкин түгел, без бит робот түгел лә. Без шулай яратылган. 
Ялгышу, хаталану гадәти хәл дип – туйганчы хаталар, гөнаһлар кылсаң да ярый дигән сүз түгел ул. Хаталандык икән төзәтергә кирәк. Бит, Аллаһ Тәгалә Коръәндә бик күп җирдә тәүбә, истигъфар кылырга чакыра безне. Ләкин монда “Нәрсә соң тәүбә һәм ничек итеп тәүбә итергә соң?” – дигән кебек сораулар туа. 

Тәүбә ул - бер хәлдән элеккеге хәлгә кайту дигән мәгънәне бирә. Ягъни хата-кимчелекләрдән тәүбә итү - ул хаталы хәлдән элеккеге, хаталанганчы булган хәлгә әйләнеп кайтуны аңлата. 

Ничек итеп тәүбә кылырга дигәндә халык төрлечә җавап бирә. Берәүләре хата кылгач “тәүбә-тәүбә” – дип әйтсән дә җитә ди. Икенчеләре “истигъфар намазын укырга кирәк” ди. Башкалары “хатадан соң изге, яхшы гамәл кылсаң – хата юкка чыга” - ди. Төрле фикерләр бар. Ләкин хакыйкәттә, гөнаһлардан тәүбә итер өчен иң элек ачыкларга кирәк – нинди гөнаһ кылынганын. Бит гөнаһлар ике төрле була. Бар Аллаһ белән кеше арасында кылынган гөнаһлар. Бар ике кеше арасында кылынган гөнаһлар. 

Аллаһ белән кеше арасында кылынган гөнаһлар – алар мәсәлән Коръәндә: “Үз-үзегезне һаләк итмәгез” дип әйткән икән, һәм без үз-үзебезгә теге яисә бу ысул аша зыян китерәбез икән – без Аллаһ белән кеше арасында булган гөнаһны кылган булабыз. Чөнки Аллаһның әмерен кире кактык, аның хакын үтәмәдек. 

Ике кеше арасында булган гөнаһларга килгәндә мәсәлән: бер кеше икенче кеше турында гайбәт сата икән – ул ике кеше арасында булган гөнаһны кылган була, чөнки икенче кешенең хакы бозылды. 

Һәм әйтергә кирәк – Аллаһ белән кеше арасында кылынган гөнаһларны Аллаһтан башка беркем дә гафу итә алмый. Мәсәлән мәчет имамына килеп: “Хәзрәт, минем гөнаһларны гафу итегез әле” – дип әйтә алмыйбыз. Имам Аллаһ өчен кешене гафу итә алмый. Ә менә ике кеше арасында кылынган гөнаһларга килгәндә – аларны гафу итә шул кеше, кемнең хакы бозылды. 

Ярар, нинди гөнаһ кылганыбызны ачыкладык. Хәзер нишләргә дигәндә – имам Ән-Нәвәви хәзрәтләре “Рийәз әс-салихин” китабында гөнаһ Аллаһ белән кеше арасында кылынган икән 3 шартны үтәргә кирәк дип язган: 
1- Кылган гөнаһтан баш тартырга; 
2- Гөнаһ кылганнан үкенергә; 
3- Киләчәктә ул гөнаһны бүтән кылмаска. 
Шушы 3 шарт үтәлсә тәүбә итү дөрес булыр. Әгәрдә бер шарт үтәлми – тәүбә дөрес түгел. 

Ә әгәрдә гөнаһ ике кеше арасында кылынган икән имам Ән-Нәвәви хәзрәтләре югарыдагы 3 шартка тагын 1не “кемнең хакын бозылды – шушы кешедән гафу сорау” кебек шартны өстәгән. Шушы 4 шарт үтәлә икән ике кеше арасында кылынган гөнаһ гафу ителер иншәАллаһ.

Рәмис хәзрәт Сираҗи 
Фото: Islam-Today.ru 

Написать комментарий:





Комментарии:

Пока нет комментариев

Ваш вопрос имаму-мухтасибу
* Ф.И.О.:
* E-mail:
Ваш телефон:
Вопрос: