Газета Минбар Ислама
Энциклопедический словарь
Время намазов на сегодня

Тән ризыкка мохтаҗ булган кебек җан да ризыкка мохтаҗ

Адәм баласы хәкыйкаттә ике өлештән тора. Бер-берсе белән нык бәйләнгән тәннән һәм җаннан тора кеше. Ә нәрсә соң ул тән, һәм нәрсә соң ул җан? Тәнгә килгәндә, тән - ул төрле төстә, төрле зурлыкта булган һәм безнең мангай күзләренә күренә торган, кул беләп капшап булган материал “әйбер”. Һәм әйтергә кирәк – тән кайвакытта төрле сәбәпләр аркасында физик авыру-чирләргә дучар була. Мәсәлән: баш авыртуы, авыр күтәргәч бил авыртуы, салкын тигәч тамак авыртуы кебек физик авыруларга дучар була. Ә җанга килгәндә, җан – ул тәннән аермалы буларак безнең күзгә күренми торган, кул белән капшап булмаган “әйбер”.

Әмма дә ләкин, тән белән җан бер-берсеннән аерылып торсалар да – аларның бер уртаклыгы бар: тән төрле авыруларга дучар булган кебек – җан да төрле-төрле метафизик авыру-чирләргә дучар була икән. Метафизик авырулар алар мәсәлән: күз тию, күңел төшенкелеге кебек авырулар.

Адәм баласы төрле физик күнегүләр эшләп, дөрес итеп ашарга тырышып үзен сакларга тырыша. Әгәрдә дөрес итеп ашамаса, яисә актив тормыш рәвешен алып бармаса – тән чирли-авырый башлый. Авыруга чодый алмагач – даруханәгә барып тизрәк дарулар ашый башлый. Дару белән авыруны җиңеп булмагач – сырхауханәгә барып табибка кереп зарлана: “шулай булды, бу җирем теге җирем авырта, нәрсә эшлим?” - дип. Ягъни тәне авыртмасынга хәлдән килгәнчә дәваланырга, үзенең тәнен игътибардан калдырмаска тырыша.

Ә менә җанга килгәндә – җанга тиешле игътибарны бирми шул. Бирсә дә бик аз бирә. Җан чирләгәч дәваланырга бик ашкынмый шул. Ләкин монда сорау туа: ә ничек соң аны дәваларга? Кайдан нинди дару алып кулланырга? Мәсәлән баш авырткач бит кеше даруханәгә чыгып “баш даруын бирегез әле” – дип кирәк даруын сорап ала, йә булмаса табибка барып авырткан җирен күрсәтеп табиб авыртуның симптомнарын  танып кирәк дәвалау ысулын күрсәтә... Ә җан өчен даруханәгә чыгып “От души дигән дару бирегез әле” – дип әйтә алмыйбыз, чөнки юк андый дару. Табибка кереп “күкрәгемне ачып карагыз әле, җаным чирли” – дип тә әйтә алмыйбыз, чөнки күренми ул күзгә.

Ничек соң дәваларга дигәч – Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: “Фәкать Аллаһны искә төшерү генә, Аллаһны зекер итү генә җаннарны тынычландыра, дәвалый” – дип. Ягъни җанның “даруы” – Аллаһны зекер итү. Ә ничек итеп Аллаһны зекер итү җанны дәвалый соң?  Җавап – мәсәлән өйдә мәҗлес үткәргәндә, йә булмаса мәчеткә садака бирергә килгәч имам Коръән укып дога кылганда, йә булмаса үзегез укыганда күңелегездә берәр нинди үзгәрешләр сизгәнегез бар икән – белегез җаныгыз дәвалана, сихәтләнә.

Шуңа күрә мөхтәрәм кардәшем, тәнеңне игтибарсыз калдырмыйча дәвалап, саклап  торган кебек үк җаныңны да игътибарсыз калдырмасаң иде.

Рәмис хәзрәт Сираҗи

Написать комментарий:





Комментарии:

Пока нет комментариев

Ваш вопрос имаму-мухтасибу
* Ф.И.О.:
* E-mail:
Ваш телефон:
Вопрос: